Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ялган хәбәр иясен эзлиләр

28 апрель көнне 14 сәгатьтә билгесез ир-ат Буа вокзалының диспетчерлык телефонына шалтыратып, анда шартлаткыч куелуын хәбәр итә.

Район полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакиров белдерүенчә, берникадәр вакыттан  шалтырату була. Бу юлы  ир-ат, үзенең сүзләрен куәтләп, шартлауның 16 сәгатьтә булачагын әйтә. Кассир хатын-кыз бу хәбәрне “112” хезмәтчелегенә җиткерә. Оператив хезмәткәрләр махсус шартлаткыч матдәләрне эзли торган эт алып, вокзалга тикшерергә китәләр. Бәхеткә, бернинди шартлаткыч та табылмый, билгесез ир-атның хәбәре ялган була.

Хәзерге көндә әлеге җинаять эше буенча шикләнелүчене эзләү эшләре алып барыла. Россия Федерациясе Җинаять кодексының “Террорлык акты буенча ялган хәбәр җиткерү” турындагы 207 маддәсенең 2 бүлеге буенча эш кузгатылган. Аның буенча гаеплене 3-5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев