Буада Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләренә эш тыгызга туры килгән
Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләренә эш тыгызга туры килгән.
31 гыйнвар көнне төнге сәгать 12 тулганчы “Ашыгыч ярдәм” экипажы ике тапкыр авария урыннарына чыккан. Татар Биморзасы авылында юл кырыена шуып төшкән “Фура”да зыян күрүче булмаган. Ә Шәмәк авылына табан борылышта, ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм аларны үзәк дәваханәгә алып килгәннәр. 1 гыйнварда иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә 49 яшьлек ир-ат, хәле авыраеп, 03кә шалтыраткан. Табиблар дәваханәгә алып килгәч, инфаркт булуын ачыклаганнар һәм аны Казан дәваханәсенә озатканнар. 2 гыйнварда трассада өч автомобиль катнашында булган ДТПда каза күрүчеләр дә Буа дәваханәсенә китерелгән. 64 яшьлек ир-атның баш сөягенә зыян килә, пассажирына урында ярдәм күрсәтелә. Бәйрәмнәрдә юлларда бозлавыкларда зыян күрүчеләр дә арткан. 3 гыйнварда 74 яшьлек хатын-кыз таеп егылып оча сөяген сындырып Казан дәваханәсенә озатылган. 4 гыйнварда 53 яшьлек хатын-кыз, шулай ук таелып егылып, иңбаш сөяген, шул ук көнне 40 яшьлек хатын-кыз аягын сындырган. Алар икесе дә Казан дәваханәсенә җибәрелгән. Ике очракта балалар, егылып, зыян күргән. 12 яшьлек бала шәһәрнең Комаров урамында таудан шуганда умрау сөяген, 13 яшьлек үсмер балтыр сөяген сындырган. Алар шулай ук республика дәваханәсенә җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев