Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада «Яшь Барс» балалар спорт фестивале уза

Бүген «Импульс» спорт комплексында «Яшь Барс» спорт фестивале старт алды

Фестивальдә 16 команда катнаша. Алар төрле шәһәрләрдән - Омск (Омск өлкәсе), Знаменск (Әстерхан өлкәсе), Чабаксар (Чуашстан Республикасы), Вологда (Вологда өлкәсе), Екатеринбург (Свердловск өлкәсе), Обнинск (Калуга өлкәсе), Сызрань (Самара өлкәсе), Санкт-Петербург, Нарьян-Мар (Ямало-Ненец автономияле округы), Бор (Түбән Новгород өлкәсе), Дмитров (Мәскәү өлкәсе), шулай ук Татарстаннан - Яшел Үзән, Кукмара һәм мәйдан хуҗалары - Буа командалары катнаша. "Яшь Барс" - Татарстан республикасында мондый форматтагы бердәнбер спорт фестивале. Проект "Татнефть" компаниясенең гранты ярдәмендә тормышка ашырыла һәм бөтен илнең яшь волейболчыларын берләштерә. Катнашучыларны ярышлар, яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашу һәм профессиональ спортчылар белән очрашулар көтә. Катнашучыларга матур уеннар, лаеклы җиңүләр телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев