Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яшәүче Әбделмановлар гаиләсе ятим балаларны да, ялгыз өлкәннәрне дә үз гаиләсенә сыендыра

Буада яшәүче Әбделмановлар гаиләсе ятим балаларны да, ялгыз өлкәннәрне дә үз гаиләсенә сыендыра

Гөлия һәм Камил Әбделмановлар авыр хәлдә калган кешеләрне үз яннарына сыендырып, ярдәм итүне йөрәк кушуы буенча башкаралар. Район үзәк дәваханәсендә эшләүче Гөлия Әбделманова башта караучысы калмаган бер әбине тәрбияли. Аның кешеләргә булган җылы мөнәсәбәте, кайгыртуы  турында ишетеп, тагын мөрәҗәгать итәләр. Кире бормый ул, саулыгым булганда карыйм, ди. Берзаман өйләрендә дүрт карчык булып китә  – Наҗия әби, Галиябану әби, ике Нурия әби. Уллары да, ире дә нәрсә кирәк барысын да тыңлап, ярдәм итәләр.

Ике улы да үсеп җитеп, үз көннәрен үзләре күрә башлагач, үз канатлары астына дүрт бертуган баланы сыендыралар. Олылары Алмазга инде 18 тула.

 

-Мин Буадан беркая китәргә җыенмыйм, минем гаиләм сез, - дип Гөлия белән Камилнең күңелләрен җылытырлык хыяллары белән уртаклаша егет.  Ренатага 16 яшь – быел төп имтиханнар тапшырачак.  Әбделмановлар кызларына  сынауларны уңышлы тапшырыр, дип өметләнәләр. Ибраһимга – 13, төпчекләре Камилга 10 яшь. Егетләр мәктәптә укыйлар.

 

Әле тагын яннарында тәрбиягә алган урын өстендә Нурия апа да бар. Гөлия һәм Камил Әбделмановлар укытучыларның да, социаль хезмәткәрләрнең дә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуларын әйтәләр.

 

Әбделмановлар “Гаилә” илкүләм проекты чын мәгънәсендә кешеләрне кайгыртуны колачлавын ассызыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев