Буада яшәүче әфганчы ветеран Ринат Хәсәнов чемпионнар тәрбияли, СВОга ярдәм итә һәм гаиләдә үрнәк әти дә
Без аның турында күптән язырга теләсәк тә, героебыз очрашуны кичектереп килде. Әле ул укучылары белән спорт ярышларында, әле махсус хәрби операциядә хезмәт итүче буалы егетләргә гуманитар йөк илтергә киткән. Хәсәновлар белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова катнашында Казан Кремлендә үткән тантаналы чарадан соң очраштык. Быел бит Гаилә елы, шуңа бу темага ачылып сөйләшергә форсат та бар.
Район җитәкчелеге, ел саен үткәрелүче әлеге очрашуга быел районнан Хәсәновлар гаиләсен тәкъдим итү юкка түгел, дип хәбәр итте. 30 елдан артык аңлашып гомер итүләре өстенә Ринат Рифкать улы махсус хәрби операция башланганнан бирле анда хезмәт итүче егетләргә гуманитар йөк илтү белән шөгыльләнә. Шуның өстенә ул ир-егетләргә каратэ алымнарын өйрәтә һәм улы дөнья чемпионы булуга ирешкән.
Сүзне шуннан башларга кирәктер: тау-ташлы Әфган җирендә дошман белән бәрелешләрне үз җилкәсендә тойган совет солдаты ул. Район мәктәпләрендә укучылар белән еш очраша һәм армиядә хезмәт иткәндә солдатларның ничек итеп куелган заданияләрне башкарулары, батырлыклары турында сөйли. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариатына да чакыру башлангач, егетләр белән шәхсән үзе очрашуга килә. СВОга китүче егетләр белән дә шулай. Уяу булыгыз, егетләр, без сезне ташламабыз, диеп, тәҗрибәсе булганга, аларда күбрәк ышаныч тудыра.
Районда СВОга гуманитар йөк җыюны оештыруда да, аларны илтеп тапшыруда да башлап йөрүчеләрдән булды. Бүгенге көнгә кадәр ул буалы команда составында 18 тапкыр хәрби бәрелешләр барган территорияләргә барып кайтты. Моның өчен Россия Оборона министрлыгы тарафыннан “СВОга ярдәм итүе өчен” медале белән бүләкләнде. Әле алай гына да түгел, Ринат Хәсәнов җитәкләгән мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче балалар махсус хәрби операциягә окоп шәмнәре ясап озаталар. Җәй көннәрендә төрле үлән чәйләре, мәтрүшкәләр җыеп, киптереп, аларны кәгазьдән махсус пакетларга салып хезмәт итүче егетләргә озаталар.
Районнан гуманитар йөкне җыю һәм илтеп тапшыру миссиясен үз өстенә алуны Ринат Хәсәнов бурычы дип саный. Махсус хәрби операция башлангач, СВОда хезмәт итүче егетләр кирәкле әйберләр сорый башлагач, үзе теләп Буаның гуманитар ярдәм командасы составына керә. Мин бармасам, кем, дигән позиция буенча яши ул.
Якташыбыз тумышы белән Янтуганнан, авылда авыр хезмәттә чыныгып үскән егет. Мәктәптән соң Казанда югары ветернинария белгечлеге ала. Яшьли чыныгып үсә: физкультура дәресләрләрендә турникта еш тартыла, каратэ алымнары белән кызыксына. Егет шулай үзлегеннән армиягә китәргә ныклап әзерләнә. Хәрби хезмәтен әйткәнебезчә, Әфганстанда үтә. Ул анда да дисциплинадан тайпылмый, шуңа иптәшләре арасында абруй казана. Спортка тартылу аңа тыныч тормышта яңа мөмкинлекләр ача: ул тренер буларак балаларны каратэ алымнарына өйрәтә башлый. 27 ел вакыт дәвамында Ринат Рифкать улы 10 Россия һәм 5 дөнья чемпионы әзерләгән тренер-педагог. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бай тәҗрибәсе аны соңрак педагогия өлкәсенә алып килә. Күл Черкене мәктәбе директоры вазыйфасыннан аны мәктәптән тыш эшләр үзәгенә директор итеп күчерәләр. Ул күптән түгел Татарстан Мәгариф министрлыгының “Мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Һәрбер уңыш һәм җиңү артында гаиләсенең бердәмлеге һәм үзара аңлашу торуын әйтә гаилә башлыгы. Тормыш иптәге Алсу Рафик кызы белән ир бала тәрбияләп үстерәләр. Азамат әти-әнисенең горурлыгы, әтисе кулы астында шөгыльләнеп, моннан берничә ел элек каратэ буенча дөнья чемпионы булып танылды. Бүгенге көндә Идел буе федераль университетының педагогика факультетында физкультура укытучысы белгечлеге буенча белем ала. Тормыш иптәше Алсу “АгроНур” җәмгыятендә бухгалтер булып эшли.
Хәсәновлар һәрьяктан үрнәк булулары, гаилә кыйммәтләрен саклаулары һәм туган илне чын күңелдән яратулары белән күпләргә үрнәк булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев