Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада яшәүче Минзилә Фәткуллованың милли калфаклары, изүләре теләсә нинди күргәзмәләрдә дә түргә куярлык

Әле моның өстенә ул тасмалардан картиналар ясый, шамаилләр чигә, китаплар, блокнотлар тышларына милли бизәкләр төшерә.

Кечкенәдән кул эшләренә тартыла. Башкортстанның Авыргазы районы Илеш авылында туып-үскән кызының мондый таланты уянуына әтисе дә сәбәпче булгандыр. Аңа, "Сельхозтехника" оешмасында аккумуляторлар ремонтлаганда кул сөртергә ярар әле, дип, авылдашлары төрле калдык-постык чүпрәкләр китерәләр. Алардан кечкенә Минзилә үзенә иң матурларын сайлап ала да, курчакларына күлмәкләр тегә.
-Шул вакыттан бирле кул эшләрен яраттым. Буа егетенә кияүгә чыккач, әлбәттә, гаиләне карап, балаларны үстереп, чигеп, тегеп утырырга вакыт булмады. Укытучылык эшем дә үзенә "йота" иде. Ирем 2011 елны вафат булгач, кайгыдан үз-үземне кая куярга белмәдем. Шунда интернеттан тасма белән картиналар ясау эшен өйрәнә башладым. Шулай тынычландым, - диде ул.


Бер башланган эшнең дәвамы була бит аның. Бигрәк тә ул эш күңелеңә ятышлы булса. Бу мавыгуны тагын да дәртләндереп җибәрергә коллегасы, "Ак калфак" Бөтендөнья хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Буа районы бүлеге җитәкчесе, шагыйрә Гөлнур Айзат булыша. Ул Минзилә Фәткуллованы Казанга кул эшләре буенча мастер-класс узарга җибәрә. Анда ул хатын-кызларның милли атрибутлары - калфак, изү тегү эше белән таныша. Моннан "кызып" кайткан Минзәләне беркем туктата алмый. Хәзер дә буш вакыты чыгуны карап кына тора. Бүлмәсе тулы кирәк-яраклары. Пенсиядәге укытучы балалар, оныклар мәшәкатьләреннән бушаган арада кулына кайчы, энә, җеп ала. Калфакны теккәндә: алдан әзерләп куйган күчермәсен куя, тиешле үлчәмне ала, аннары төрле бәхетләрдән тышлый. Киләсе этап - "иң тәмле"се - җаны теләгән милли орнаментлар чигә башлый, җеп белән дә, сәйләннәрне дә кулланып.


-Күңелемә шундый рәхәтлек алам. Нәкъ кул белән эшләү ошый. Кызым Лилия бизәкләрне тегә торган махсус машина алды, аны кулланмыйм. Күңел җылымны биреп, үзем чиккән эшләрем булсын, - ди ул елмаеп.
Соңрак калфак төсенә туры китереп, изүләр, сумкалар да ясый башлый. Анысына да остарган. Кыскасы, татар хатын-кызын күз явын алырлык итәр өчен аның куллары бертуктаусыз хәрәкәттә.


Соңгы вакытта шамаилләр да чигә башлаган, анысын якын туганнарына бүләк итә.
Менә шулай гүзәллек дөньясы тудырып, тыйнак кына яшәп ятучы пенсионер ул. Чакырсалар, татар телен үстерү, саклау буенча уздырылган төрле чараларга бара. Чөнки үзе дә күп еллар буе әллә ничә буынга Тукай теленең байлыгын өйрәткән педагог ул.
-Укытканда укучыларга, хәзер оныкларыма: татар булуыгызны онытмагыз, горурланып яшәгез, дип кабатлыйм, - ди Минзилә Фәткуллова.


Киләчәккә хыяллары да гади: яраткан шөгылен дәвам итәргә Аллаһы Тәгалә озын гомер, исәнлек бирсен, ди.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев