Буада яшәүче хатын кыз милли бизәкле сумкалар ясый
Минзилә Фәтхуллова коллекциясендә шулай ук кулдан ясалган дистәләгән калфаклар, брошьлар, алъяпкычлар һәм картиналар бар.
Соңгы вакытта аның төп осталыгы - кечкенә клатчлардан алып уртача кичке милли сумкаларга кадәр сумкалар ясау. Аның сүзләренчә, кечкенә сумканы ясау өчен берничә көн кирәк, чөнки ул тулысынча кулдан башкарыла , бу әйберләргә аерым кыйммәт бирә. Минзилә барлык эшләренең дизайнын интернетта таба, ә аннары үзлегеннән эшләп бетерә. Аның өчен төп кагыйдә-ул үзе яраткан вариантларны гына сайлау
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев