Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада иҗат иткән журналист Тәслимә Низами һәм Эльвин Грей бүген «Әлдермеш» җыры өчен «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе белән бүләкләнгән (фото)

Буада иҗат иткән журналист Тәслимә Низами һәм Эльвин Грей бүген «Әлдермеш» җыры өчен «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе белән бүләкләнгән

Бик күп җырлар авторы, озак еллар "Байрак" газетасы редакциясендә эшләгән Тәслимә Низами бүген Казанда узган җырчылар һәм җыр авторлары арасында чираттагы иң популяр"Болгар радиосы" милли премиясенә лаек булган. Эльвин Грей башкаруында "Әлдермеш" җыры быел да радиодулкыннарда иң күп яңгыраган җырлар исемлегендә булган.

Милли радио ел саен үзенең дулкыннарында җырлары белән тамашачыны җәлеп итеп торган җырчыларны һәм авторларны зурлый. "Йолдыз" лы статуэткалар тапшыра.
Тәслимә Низами сүзләренә язылган әлеге җырны Хәния Фәрхи башкара иде, хәзер җыр Эльвин Грей башкаруында бик популяр.

Милли музыкаль премия - татар җырларын яратучыларның көтеп алынган бәйрәме. Мәртәбәле вакыйга, чөнки ул билетларның бер ай алдан сатылып бетүеннән үк күренә. Нәкъ биредә ел нәтиҗәләре игълан ителә, радио тынлаучыларының мәхәббәтен яулый алган артистларның исемнәре билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев