Буада язгы чакырылыш башланды. Хәрби комиссариат контракт хезмәтенә чакыра
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин белдерүенчә, язгы чакырылыш вакыты 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чакырылучылар хәрби комиссариатта хәзерге вакытта медицина тикшерүе узалар. Хәрби комиссариатка җиткерелгән план буенча 18 яшьтән 27 яшькәчә 60 кеше чакырылачак. Радик Төхфәтуллин контракт хезмәте турында да сөйләде. Контракт беренче тапкыр 11 айга тезеләчәк, аннан хәрбинең теләге буенча озынайтыла. Яшь чиге 60 яшькә кадәр. Бер тапкыр хәрбигә 195 мең сум һәм ай саен 150 меңнән күбрәк суммада хезмәт хакы түләнәчәк .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев