Буада җиде районның мәктәп директорлары волейбол уйнады . Кем җиңде? (фоторепортаж)
Мәгариф хезмәткәрләре республика спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары үтте "Яшьлек" спорт мәктәбендә. Уеннарның таләбе буенча командалар составы бары тик мәктәп директорларыннан гына торды. Ярышларга Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары волейболчылары килде. Алар ике төркемгә бүленде: Бикмураз авылындагы "Яшьлек" спорт мәктәбендә ярышкан командалар арасында финалга Буа һәм...
Мәгариф хезмәткәрләре республика спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары үтте "Яшьлек" спорт мәктәбендә. Уеннарның таләбе буенча командалар составы бары тик мәктәп директорларыннан гына торды. Ярышларга Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары волейболчылары килде. Алар ике төркемгә бүленде: Бикмураз авылындагы "Яшьлек" спорт мәктәбендә ярышкан командалар арасында финалга Буа һәм Югары Ослан командалары чыкты, икенче төркемдәге - Р.З. Сәгъдиев исемендәге уку йортында уйнаучылардан Кама Тамагы һәм Апаслылар. Киеренке көрәштә Буа районы командасы җиңүче булды. Кама Тамагы уенчылары икеyче, Югары Ослан укытучылары өченче урында.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев