Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ике хатын-кыз гөмбә ашап агуланган

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова сүзләренә караганда, 48 яшьлек хатын-кыз Боҗра юлдан ерак түгел урман полосасыннан җирән гөмбәләр җыйган һәм 45 яшьлек танышын кунакка чакырган. Нәтиҗәдә алар икесе дә бу гөмбәне ашап агуланганнар. Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалану узганнар. Хәзерге...

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова сүзләренә караганда, 48 яшьлек хатын-кыз Боҗра юлдан ерак түгел урман полосасыннан җирән гөмбәләр җыйган һәм 45 яшьлек танышын кунакка чакырган. Нәтиҗәдә алар икесе дә бу гөмбәне ашап агуланганнар. Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалану узганнар. Хәзерге көнгщ икесе дә дәваланып чыкканнар.

Бу уңайдан, табиб ярдәмчесе кисәтә: автомобиль юлы кырыйларыннан гөмбә җыймаска, чөнки ул транспорттан чыккан газларны губка сыман үзенә йорта. Трассадан ерак урыннарда да гөмбәне белеп кенә җыярга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев