Буада ике хатын-кыздан корал алдылар
Законсыз корал әйләнешен кисәтү максатында районда "Арсенал" операциясе барды. Аның кысаларында 3 корал алынды. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, авылда һәм шәһәрдә яшәүче хатын-кызлардан газ пистолеты һәм ике көпшәле аучы мылтыгы алынган. Әлеге кораллар аларга мираска ирләреннән калган. Ә авылда яшәүче бер ир-аттан полицейскийлар оператив мәгълүмат буенча аучы...
Законсыз корал әйләнешен кисәтү максатында районда "Арсенал" операциясе барды. Аның кысаларында 3 корал алынды. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, авылда һәм шәһәрдә яшәүче хатын-кызлардан газ пистолеты һәм ике көпшәле аучы мылтыгы алынган. Әлеге кораллар аларга мираска ирләреннән калган. Ә авылда яшәүче бер ир-аттан полицейскийлар оператив мәгълүмат буенча аучы мылтыгын барып алганнар. Ир хокук саклау органнары хезмәткәрләренә коралны табып алдым, дип акланган. Аңа карата административ эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев