Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ике кешене талпан тешләгән, шуның берсе - бала

“Гигиена һәм эпидемиология үзәге” учреждениесенең эпидемиолог ярдәмчесе Лилия Хәсәнова сүзләренә караганда, ике очрак та апрель аенда булган. Беренчесендә ир-атны урманда, ә баланы (мәктәп укучысы) бакчада тешләгән. Аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

 

 

Шулай ук эпидемиологлар районда паркларны, лагерьларны, чаңгы базасын эшкәртәләр.

Талпаннан ничек сакланырга?

Талпаннар тешләмәсен өчен, вакциналаштырудан  кала гадәти кагыйдәләрне истә тоту да кирәк. Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Шуңа агачлар астында утырырга ярамый дигән фикер дә – ялгыш фикер. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Алар күбрәк аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.
1. Әгәр сез аланга, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!
2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!
3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!
4. Чалбар балакларын оекбашка тыгып куегыз!
5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!
6. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар үсемлекләр өзеп алып килмәсеннәр!
Тешләсә, нишләргә?
Әгәр инде  талпан тешләргә өлгергән икән, бу вакытта, һичшиксез, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев