Буада ике кыз мәктәпне икешәр медаль белән тәмамладылар
Быел иң өлгер чыгарылышларга икешәр медаль тапшырылды. Традицион "алтын"нар аттестатында гел "5"леләр генә булганнарга бирелде. Ә бердәм дәүләт имтиханнарында барлык фәннәрдән 75 һәм аннан күбрәк балл җыючылар беренче медальдән тыш Татарстанның "Укудагы аерым уңышлары өчен" медаленә дә лаек булды. Быел районнан ике укучы икешәр медальле булды. Алар - шәһәрнең лицей-итернатыннан...
Быел иң өлгер чыгарылышларга икешәр медаль тапшырылды. Традицион "алтын"нар аттестатында гел "5"леләр генә булганнарга бирелде. Ә бердәм дәүләт имтиханнарында барлык фәннәрдән 75 һәм аннан күбрәк балл җыючылар беренче медальдән тыш Татарстанның "Укудагы аерым уңышлары өчен" медаленә дә лаек булды. Быел районнан ике укучы икешәр медальле булды. Алар - шәһәрнең лицей-итернатыннан Алинә Большакова һәм Адав-Толымбайдан Ландыш Миңгалиева.
Сүз уңаеннан быел медальләр рейтингында иң югары баскычта шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе һәм лицей-интернат тора - 7шәр укучы, аннары - 1 номерлы мәктәп - 6, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге, Алших, Яңа Чәчкап мәктәпләре - 4әр, 2 номерлы лицей, Иске Тинчәле мәктәбе - 3әр, Чуаш Киштәге, Килдураз - 2шәр, Адав-Толымбай, Аксу - 1әр чыгарылыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев