Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ике СВОда катнашучы гаиләсенә сертификатлар тапшырылды

“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасының региональ проекты кысаларында торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзүгә социаль түләүләргә хокук бирүче андый таныклыкларга бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре лаек булды.

 

Айнур Салихҗановка һәм Ангелина Носовага, Рафилә һәм Александр Урлуковларга аларны яңа торак сезнең өчен җылылык, иминлек киңлегенә әверелсен дигән теләкләрен җиткереп, муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов тапшырды.

 

Тумышы белән Сарман районыннан булган, моңа кадәр Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәтчелегенең аерым махсуслаштырылган батальонында (дислокациясе Буа районында) хезмәт куйган Айнур Илгиз улы 2023 елда тугыз ай Херсон өлкәсендә командировкада була. Анда хезмәт вазифаларын һәм сугышчан бурычларын үти. Кайтып озак та үтми кабат Херсон өлкәсенә юл ала. Бу юлы инде гаиләсе белән.

 

– 2024 елда анда бергәләп китәргә карар кылдык. Без бүген дә шунда. Улыбыз Даниэль да безнең белән. Быел Херсон өлкәсендә беренче сыйныфка укырга керәчәк, – ди ул.

 

Полициянең өлкән лейтенанты Айнур Салихҗанов анда да шул өлкәдә. Ул – Россия Эчке эшләр министрлыгының Херсон өлкәсе буенча баш идарәсенең юл-патруль хезмәтчелегенең өлкән инспекторы. Шушы арада взвод командиры булачак. Моңа кадәр район эчке эшләр бүлегендә эшләгән хатыны Ангелина Херсон өлкәсе эчке эшләр бүлегенең өлкән юрисконсульты.

 

– Сүз дә юк, куркыныч астында яшибез. Курку бар, ул беркая да китми. Әмма якын киләчәктә тынычлык урнашуына ышанабыз. Буага кайтып, яңа квартирабызда яшәргә телибез. Безгә мондый мөмкинлек тудырган Татарстан Республикасы, Буа муниципаль районы җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез, – ди ул.

 

Урлуковлар да мондый программа булуына бик шат. Алар күп балалы гаилә дә. Сертификат тапшыру тантанасына кызлары Кристина, Диана, Эсмиральда белән бергә килгәннәр.

 

Теңкәш авылында туып үскән, Буа элеваторында хезмәт куйган Александр махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча чакырыла.

 

– Ватаным чакырды һәм мин аны кабул иттем. Өч елга якын яу кырында булдым. Узган елның җәендә, яралану сәбәпле, демобилизацияләндем. Ике яшьлек төпчек кызым туганнан соң яннарында була, иң авыр вакытларда булыша алмасам да, хәзер мин яраткан гаиләм белән бергә, – ди ул.

 

Урлуковлар бүген Апас районында гомер кичерә. Нурлат районыннан булган хатыны Рафилә анда “Земство укытучысы” программасы буенча эшкә кайткан. Башлангычларга белем бирә.

 

– Өч бала белән авыр иде. Әмма иремә тагын да авыррак булганын беләм. Шуңа да барысына да түздек. Бүген барысы да әйбәт. Башка яшь гаиләләргә дә мондый ярдәмннән файдаланырга язсын, – ди ул.

 

Район башкарма комитетының төзелеш бүлеге баш белгече Венера Алиева әйтүенчә, бүгенге көнгә чиратта 24 гаилә тора. Әлеге программа 2020 елдан бирле гамәлдә. Ул 2030 елга кадәр озайтылган. Беренче елны сертификат бер, калганнарында икешәр гаиләгә тапшырылган. Узган ел – күп балалы гаиләләргә. Быел Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелгән. Әлеге гаиләләр чиратта 1 һәм 2 ел торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев