Буада инспекторлар исерек автоледины да “каптырганнар”
Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыручы биш йөртүчегә карата суд утырышы узды. Гаепләнүчеләрнең берсе – хатын-кыз.
Беренчесен – 49 яшьлек йөртүчене инспекторлар Зур Фролово авылында тоткарлаганнар. Авызыннан аракы исе килеп торган, сүзе дә аңлашылмаган ир медицина тикшерүеннән баш тарткан, судка да килмәгән. Икенче 41 яшьлек “хәсрәт” тә судка чакыруга исе китмәгән. Аны шәһәрнең Совет урамында “каптырган” булганнар. Чираттагысында да шул ук хәл. Кыят-Вольнистан-Яшевка юлында “Хендай”да җилдергән 43 яшьлек ир-ат та алдагылары кебек 1,6 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән, 30 мең сум штраф түли. Тагын бер исерек йөртүче Казан-Ульяновск трассасында “правасыз” йөргәндә “эләккән”. Соңгысы – автоледи. “Салган” 42 яшьлек ханым Каенлык авылының Мәктәп урамында инспекторларга очраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев