Буада инспекторлар исерек йөртүчене куган
“Права”сыз руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтүенә туктамаган “Лада Гранта” йөртүчесе суд каршына басты.
Әлегә кадәр бер тапкыр салмыш килеш руль артына утырып, эләккән булган. Бу көнне дә шактый “төшереп” алгач, “Лада Гранта” автомобилекнә утырып чыгып китә һәм шәһәрнең Ефремов һәм Казан тракты урамнары чатында туктый. Аны инспекторлар күреп алалар, аларның килүләрен абайлап, йөртүче автомобилендә кузгалып китә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге автомобильне Казан тракты урамы буенча озак күзләп баралар. Ахыр чиктә йөртүче туктый һәм аны тоткарлыйлар.
Судта ул үз гаебен таныды. Ул 5 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү шарты белән 8 айны колония поселениесендә үткәрәчәк.
Р. Шамионов,
шәһәр суды рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев