Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Җиңү бәйрәме Тынычлык эстафетасыннан башланды

Буада Җиңү бәйрәме Тынычлык эстафетасыннан бвшланды


Традицион бәйге шәһәрнең В. Трусенев исемендәге стадионынды узды. Анда дүртәр кешедән торган шәһәр мәктәпләре, ветеринария техникумы, медицина училищесы командалары җитезлек сынады. Ветеринария техникумы, лицей-интернат икешәр команда куйды. Җиңүне дә алар яулады. Техникумның составында Реналь Киселев, Рамил Гыйсмәтуллин, Адилә Җәләлова, Гөлия Сабирова булган, лицей-интернатның Инсаф Гыйззәтуллиннан, Илья Запасовтан, Ульяна Мостяковадан, Сабина Хәйруллинадан торган командалары финиш сызыгын беренче булып узды. Икенче урынны медицина училищесы һәм лицей-интернат, өченчене ветеринария техникумы һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп йөгерешчеләре алды. Студентлар һәм укучылар өчен бүгенге эстафета гадәти ярыш кына түгел, ә безгә тыныч тормыш яулаганнарга рәхмәт белдерү дә. 
- Мин Җиңү көнендәге эстафетада дүртенче тапкыр катнашам. Бу минем өчен зур горурлык. Бабам Мөсәллим дә  Бөек Җиңүне яу кырында якынайткан кеше. Әтием Таһир Әфган сугышы ветераны, - ди лицей-интернатның икенче урын яулаган командасыннан Тәүфыйк Гайнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев