Буада “Җиңү диктанты” яздылар
Узган атна ахырында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү диктанты” Халыкара агартупатриотик акциясе узды.
Аңа буалылар да актив кушылды. Ватаныбызны саклаучылар турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән диктантны язу гомуми белем бирү учреждениеләре, ветеринария техникумы, медицина училищесы базаларындагы 8 мәйданчыкта оештырылды. Аларда Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен 320дән күбрәк кеше сынады. Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә урын алган үзәк мәйданчыкта парта артына 70 кеше утырды. Алар арасында район җитәкчеләре, җирле Советлар депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар Советы әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр катнашучылары, социаль өлкә хезмәткәрләре бар иде. Укучылар да, олылар да 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирделәр. “Җиңү диктанты” яздылар Һәр мәйданчыкта акциягә Җиңү Волонтерлары кушылды, алар георгий ленталары өләштеләр, сораулар белән бланкларны тараттылар, диктант барышын күзәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев