Буада Җиңү көне бәйрәме кунаклары өчен унбиштән күбрәк казанда солдат боткасы пешерделәр
Буада Җиңү көне бәйрәме кунаклары өчен унбиштән күбрәк казанда солдат боткасы пешерделәр
Ботканы шәһәрнең “Светофорик” һәм “Йолдызкай” балалар бакчалары хезмәткәрләре әзерләде. Алар аны бүген иртүк торып пешерүләрен әйтәләр. Казаннарга 75 килограмм карабодай ярмасы, унбиш килограмм май, 50 килограмм ит салганнар. Ике бакчада да шушы рецепт буенча эшләгәннәр. “Йолдызкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре әйтүенчә, барлыгы алты 40 литрлы, 2 егерме литрлы кастрүлдә ботка әзерләнгән. Аның белән барлык теләүчеләрне сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев