Буада йөртүченең автомобилен дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр
Буа шәһәре прокуратурасы хәбәр итүенчә, 51 яшьлек ир-атка карата моңа кадәр дә исерек килеш руль артына утырган өчен дәүләт автоинспекциия хезмәткәрләре беркетмә тутырган булганнар.
Тик бу аңа сабак булмаган, ул янәдән исерткеч эчемлекләр кулланып, юлга чыккан. Аны туктаткач, медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Күптән түгел “хәсрәт” йөртүчегә карата суд булды. Ул 2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, суд карары буенча 200 сәгатькә мәҗбүри яшләргә җибәрелгән. Йөртүченең автомобилен дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев