Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буада җир кибә, чүп-чар өскә чыга (+фото)

Соңгы төннәрне Буада катырмый, "+" билгесе белән температура урнашты, урамнардагы карлар эреп бетә диярлек. Яз килүгә шатланган буалылар икенче ямьсез күренешкә тап була: кар астында калган чүп-чар чыга башлады. Кайбер оешмалар үз территорияләрен җыештырырга өлгерсә дә, күпләре әле кулларына тырнавыч, себерке тотмаган, күрәмсең. Без бүген Космовский урамындагы берничә урынны фотога...

Соңгы төннәрне Буада катырмый, "+" билгесе белән температура урнашты, урамнардагы карлар эреп бетә диярлек. Яз килүгә шатланган буалылар икенче ямьсез күренешкә тап була: кар астында калган чүп-чар чыга башлады. Кайбер оешмалар үз территорияләрен җыештырырга өлгерсә дә, күпләре әле кулларына тырнавыч, себерке тотмаган, күрәмсең. Без бүген Космовский урамындагы берничә урынны фотога төшердек.

"Буа МППЖКХсы" (инженерлык челтәрләре) җәмгыятенең баш икътисадчысы Раиса Кузминьцева сүзләренә караганда, быел Буага тагын 49 чүп-чар контейнеры кайтартылачак һәм өстәмә 3 мәйданчык ясалачак. Массакүләм санитар җыештыру вакытында да җәмгыять тракторлары түгеп өлгертә алачак, дип ышандыра Раиса Шамилевна.

-Безнең оешмада 6-7 трактор эшли. Заявка булуга алар әйткән чыгып китәләр, барлык чүп контейнерларын бушатачаклар, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев