Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада исерек килеш автомобильгә, хәтта мотоблокка идарә итүчеләргә карата суд карары чыгарылган

Буада исерек килеш автомобильгә, хәтта мотоблокка идарә итүчеләргә карата суд карары чыгарылган

 

Казан-Ульяновск  трассасында дәүләт номерлары булмаган мотоблокта көпә-көндез исереп юлга чыккан йөртүче бу гамәле өчен бер ел ярымга “правасыннан” азат ителде  һәм моңа өстәп 45 мең сум штраф түләячәк.

Шулай ук Буаның Космовский урамында төнлә исерек килеш автомобиль белән йөргән һәм алкогольгә медицина тикшерүеннән баш тарткан 1996 елгы апаслыга да шундый ук җәза билгеләнде.

Республиканың Питрәч районыннан кайтып Буаның Комсомол урамында төнлә исерек килеш “иномарка” руле артына утырган К. судка килми. Аның моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылып, транспорт белән идарә итүгә хокукы булмавы билгеле.  Аның судка килмәве сәбәбе ачклана.

Шулай ук үзе яшәгән урамда алкоголь кулланган хәлдә автоимобиль йөрткән буалыга карата да РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ беркетмә тутырыла.

Шундый ук беркетмә берничә ай элек исерек хәлдә Казан –Буа-Ульяновск трассасына юлга чыккан 1999 елгы Ульяновскта яшәүчегә карата да рәсмилштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев