Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада исерек шоферның автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде

Буада ир-ат икенче тапкыр исерек килеш машина йөрткәне өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителде һәм автомобиленнән мәхрүм ителде.

Буада шәһәр прокуратурасы 31 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләү ягын яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше буенча (административ җәзага тартылган булган килеш транспорт чарасын исерек килеш идарә итү) гаепле дип тапты.

Аныкланганча, 2025 елның 27 сентябрендә ир-ат, моңа кадәр инде исерек килеш машина йөрткәне өчен 1,5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән булган, яңадан исерек килеш руль артына утырган. Буа районы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан "Лада Приора" маркалы автомобильне туктатканда, шофер тикшерү узудан баш тарткан, шулай итеп үзен исерек хәлдә булган шәхес дип таныган.

Суд ир-атны гаепле дип таныды һәм аңа 2 ел срокка транспорт чараларын идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем ителгән кеше туктатылган "Лада Приора" автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев