Буада җитәкчеләр «Теләкләр чыршысы» ннан балаларның хатларын укыды (фото, видео)
Буада җитәкчеләр «Теләкләр чыршысы» ннан балаларның хатларын укыды
Бүген иртән район хакимияте бинасы фоесында района башлыгы Ранис Камартдинов һәм оешма - предприятия җитәкчеләре "Теләкләр чыршысы" дигән акция кысыларында Яңа ел алдыннан төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән әлеге чарада катнашты. Яңа ел чыршысын балалар язган теләкләр язып эленгән иде. Һәрберсе "уенчык" хатларны алып, укыды һәм алар озакламый балаларның өйләренә барып, аларны тапшырачаклар.
Ранис Камартдинов быел да шәһәрдә яшәүче Ясминә Сабирҗанова янына барачак. Ул узган ел кызчыкны ноутбук биреп сөендергән иде. Ә быел кызчык хәрәкәтләнү өчен җайланма сораган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев