Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада юл кагыйдәләрен бозучыларга көрәш бара

Районның юл куркынычсызлыгы буенча комиссиясе рәисе Ленар ШАКИРҖАНОВ белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Быел 11 ай эчендә 22 ю л - т р а н с п о р т һәлакәте булды. Аларда 35 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, 2сенең гомере өзелде. Балигъ булмаганнар катнашында 3 авария теркәлде, анда 4 бала каза күрде.

– Автомәктәпләрне тикшерүләр үткәреләме? Нинди җитешсезлекләр бар?

– Буада өч автомәктәп бар. Алар контрольдә. Транспорт йөртү стажы 2 елдан да ким булган йөртүчеләр катнашында ДТПлар теркәлде. Тикшерү эшләре барышында кайбер курсантларның барлык дәресләргә йөрмәве ачыкланды. Хәзер бу хәл уңай якка үзгәрде. Шулай ук булачак йөртүчеләрнең имтиханны беренче тапкырдан бирү-бирмәвенә анализ алып барыла. Автомәктәп җитәкчеләре курсантларны укыту буенча комиссия утырышында отчет чыгышлар ясыйлар.

– Районда балалар травматизмын кисәтү һәм булдырмау өстендә нинди эшләр башкарыла?

– Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә профилактикалау максатында төрле чаралар үткәрелә. Шулай ук мәктәпләрдә ЮИД отрядлары эшләп килә. Аларга йөрүче 322 бала яшьтәшләренә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча үрнәк күрсәтәләр. Моннан тыш, район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары да еш рейдларга чыгалар. Анда кагыйдә бозучы балигъ булмаганнарны ачыклыйлар. Мәсәлән, быел җәй “права”сыз һәм шлемсыз мопед, мотоцикл һәм башка техника чараларында йөрүче яшүсмерләрне туктаттылар.

– Балалар ут кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителгәнме?

– Комиссиягә район мәгариф идарәсе биргән мәгълүматлар буенча әлеге саклагыч элементларга районда кытлык юк. Аларны тагу-такмауны сыйныф җитәкчеләре контрольли. Шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе барышында да андый элементларны өләшәбез.

– Исерек йөртүчеләргә карата нинди чаралар күрәсез?

– Быел салмыш йөртүчеләр катнашында ДТПлар булды. Административ җаваплылыкка тартылучылар да шактый. Профилактикалау эшен дәвам итәбез. Юл тәртибен бозучыларны ачыклау максатында аноним хәбәрләр кабул итүче телеграм канал эшли. Моннан тыш, район эчке эшләр бүлегенең төрле подразделениеләре хезмәткәрләре рейдларга чыгалар. – Кышын юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен нинди чаралар күрелә?

– Барлыгы кышкы чорга 20 берәмлек техника әзерләнгән. Бозлавык вакытында юлларга сибәргә 1 мең тонна тозлы-комлы катнашма әзерләнгән. Кар түгү вакытында башкарылачак. Аварияләр булдырмас өчен барысын да эшләячәкбез. Киләсе елга да без әзер, юл куркынычсызлыгын саклау буенча планлы эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев