Буада капиталь ремонт барышы
Шәһәрдә капиталь ремонттан соң төзек, заманча фасадлы йортлар арта бара.
Шәһәрдә капиталь ремонттан соң төзек, заманча фасадлы йортлар арта бара. Күпкатлы торакта яшәүчеләрдән ел дәвамында редакция почтасына да шактый сораулар килә. Без аларның иң актуальләрен сайлап алып район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рифат ХӘМИДУЛЛИНга юлладык. - Рифат Ринатович, әңгәмәне шуннан башлыйк әле: бүгенге көндә районда капиталь ремонт программасы буенча күпме йорт ремонтланган һәм тагын ремонт узмаганнары күпме кала? - Буа муниципаль районы территориясендә 189 күпфатирлы йорт бар, шуларның 178е Буа шәһәрендә. Шуның 80 процентында кимендә бер эш буенча капиталь ремонт эшләре башкарылган. Әмма бүгенге көндә фасадка һәм инженерлык системаларына капиталь ремонт таләп ителгән йортлар бар әле. - Аңлатып бирегез әле, капиталь ремонт программасында күпкатлы йорт ничек итеп катнаша ала (ягъни, ремонт таләп ителү нинди критерийлар буенча билгеләнә)? - Йортны ремонтлау ихтыяҗы аның эксплуатациягә кертелгән вакытыннан яисә чираттагы ремонттан соң күпме ел узудан чыгып исәпләнә. Бу йортның конструктив элементлары һәм инженерлык системаларының күпме эксплуатацияләнүенә бәйле. Шулай ук йортның инженерлык системаларының техник торышының һәм конструктив элементларның техник торышы нинди булу да әһәмияткә ия. Алар мониторинг үткәрү нәтиҗәсе буенча һәм ремонт белән ремонт арасы күпме вакытка килешенгәннән чыгып карала. Гомуми мөлкәткә, яисә күпкатлы йортка капиталь ремонт кирәклеге турында яшәүчеләр белән гомуми җыелыш үткәрелүе турында беркетмә булу да мөһим роль уйный. - Рифат Ринатович, әгәр дә йорт капиталь ремонт программасына керсә, нинди ремонт эшләре башкарылырга тиеш? Нинди очракларда түбә, фасад, подъезд тәрәзәләре, җылылык, су системалары, ишекләр, отмосткалар ремонтланачак? -Күпфатирлы йортта яшәүчеләр капиталь ремонт программасы кысаларында нинди эшләр башкарылырга тиешлеген үзләре билгели. Ул алга таба гомуми җыелыш беркетмәсе белән рәсмиләштерелә. - Буада йортларның фасадларын тышлауда керамогранит, ә кайберләрендә металл сайдинг кулланыла. Моны да яшәүчеләр үзләре хәл итәме? - Элегрәк, металл сайдинг-ның бәясе арзанрак булганга, йортларны җылыту өчен күбрәк әлеге материалны куллана идек. Бүгенге көндә бәяләр бертөрле диярлек һәм барлык йортларны тышлау өчен керамогранит кулланыла. - Күргәнебезчә, соңгы елларда күпкатлы йортларның фасадының колориты һәм формалары якты, матур. Кем шундый матурлык тудыра, бу белгечләр Буаданмы? - Эшләр башланыр алдыннан подрядчы оешма Казан шәһәреннән дизайнерларны җәлеп итә. Әзер проект алга табан яшәүчеләр һәм район башкарма комитеты белән килештерелә. - Рифат Ринатович, төзелеш материалының сыйфаты турында да белергә телибез. Подрядчы оешманың яхшы сыйфатлы материаллар гына куллануына нинди гарантияләр бар? - Төзелеш материалының сыйфаты турында борчылырга урын юк. Чөнки техник күзәтчелек, төзелеш контроле алып баручы җаваплы оешмалар конкурс нәтиҗәсендә сайлап алына. Моннан тыш, ремонт эшләрен ТР Дәүләт торак инспекциясе дә үз контролендә тота. Һичшиксез, капиталь ремонтның төп контролеры – милекче үзе. Идарәче компания капиталь ремонт үткәрү алдыннан яшәүчеләр белән җыелыш уздырырга тиеш. Анда алар эшләр исемлегенә кагылышлы тәкъдимнәрен әйтә алалар. Аннары милекчеләр карары гомуми җыелыш беркетмәсе белән беркетелә. Әлеге документ Буа муниципаль районы башкарма комитетына тапшырыла. - Капиталь ремонттан соң берәр нәрсә ватылса, ни эшләргә була? Бу йорт подрядчы оешма тарафыннан ничә ел гарантиядә торачак? - Капиталь ремонттан соң йорт 5 ел гарантиядә булачак. - Капиталь ремонт вакытында күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары бар? Мәсәлән, ремонттан соң фасадка антенналар яисә башка корылмалар урнаштырырга рөхсәт ителәме? - Күпфатирлы йорт милекчеләре йортта капиталь ремонт ясауны оештыру буенча теләсә нинди карар кабул итүдә катнаша. Шулай ук ремонт эшләрен кабул итүдә дә катнаша алалар. Ә фасадка антенна, башка кирәкле корылмалар урнаштыру турында шуны әйтәм: боларны башкару капиталь ремонт эшләре барган вакытта подрядчы оешма белән килешенеп эшләнергә тиеш. - Әгәр дә яшәүче күп еллар капиталь ремонт өчен түләмәсә, бу башка яшәүчеләрнең кесәсенә сугарга мөмкинме? - Капиталь ремонт өчен түләү бурычлары аерым исәп-хисап счетында формалаша һәм ул башка милекчеләргә бүленми. Бу һәр фатир хуҗасының шәхси җаваплылыгы. Әмма түләмәүченең бурычлары аркасында башкалар торак фондының хезмәт күрсәтү сыйфатын киметүе аша зыян күрергә мөмкин. Идарә итүче компания моңа "ТР тораккоммуналь хуҗалык фонды" коммерциячел булмаган оешмасы алдындагы бурычларны тупламас өчен барырга мөмкин. Аңа җитмәгәнне “өйгә хезмәт күрсәтү өчен” дигән максатка җыелган акчалардан алырга туры киләчәк. - Рифат Ринатович, 2025 елда капремонт программасына нинди йортлар керәчәк? Белгеч буларак күпкатлы йортларга капиталь ремонт алып баручы подрядчы оешманың эшчәнлеген ничек бәялисез? - 2025 елда 5 күпкатлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барылачак. Бу эшләргә барлыгы 30,96 миллион сум акча тотылачак. Болар шәһәрнең Б. Хмельницкий урамындагы 46 номерлы, Р. Люксембург урамындагы 132 номерлы, Шафранов урамындагы 24 номерлы, К. Зыятдинов урамындагы 2 "А" номерлы, Арефьев урамындагы 15 номерлы йортлар. Безнең районда күпкатлы йортларда капиталь ремонт ясауны тәҗрибәле төзелеш оешмасы башкара. Шуңа ремонт эшләренең югары сыйфатта алып барылуын ышандырып әйтә алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев