Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада капиталь ремонттан соң бала тудыру бүлеге ачылды

Буа үзәк дәваханәнең бала тудыру бүлеге төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты.

Яңартылган “нәниләр йорты”н Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков карадылар. Алар республикада демографик хәлне яхшыртыр өчен бик күп проектлар гамәлгә ашырылуын әйтеп уздылар. Татарстанга сау-саләмәт, өметле балалар тусын күп кенә медицина учреждениеләре төзелә, ремонтлана. Башлангычы аның – балалар тудыру бүлекләре. Чөнки биредә һәр баланың гомере башлана. Шуңа уңайлылыклар тудыру – төп бурыч, дип белдерделәр министрлар – Марат Айзатуллин һәм Марат Садыйков.

Бүлек мөдире Миләүшә Җәләлдинова сүзләренә караганда, биредә күп нәрсә үзгәргән. Диварлар, идән, түшәмнәр яңартылган. Заманча зәвыкле итеп. Бала тудыру залларында яңа функциональ ятаклар урнаштырылган. Шулай ук санузел бүлмәләре дә йөклеләргә, бала тапканнан соң дәваланучы хатын-кызларга уңайлы итеп эшләнгән.

– Әлеге бүлеккә керүче пациентларның мәнфәгатьләрен искә алып эшләнгән. Катлаулы бала табу  очрагы булса, оператив дәвалау, бала туганнан соң да сабый үзен яхшы хис итсен өчен барысы да бар, - диде Миләүшә Фәрит кызы.

Палата диварлары да психологлар белән киңәшеп, бала көткән әниләрне яисә нәние туганнарга тынычландыру һәм күңелләренә рәхәт бирү, яңадан көч җыю өчен салмак төсләр белән буялган. Шул исәптән бала тудыру йортыннан бәхетле әни булып сабыйларын кулына алучы әти-әни, туганнар өчен аерым бүлмә ясалган. Ул график дизайн белән рәсемләп төшерелгән.

– Мондый шатлыклы көн һәрбер гаилә күңелендә кала. Еллар үткәч, бала үзе дә карый ала. Шуңа матур бинада бала тапкан аны күңеленә гомерлеккә кала. Әниләргә, бәбиләргә шундый бүләк ясаганнары өчен төзүчеләргә рәхмәт, - диде бүлек мөдире.

Бүлекнең ремонтлау белән бергә аның янында ярдәмче кабинетлар да ясаганнар. Беренчесе – кан салу буенча. Бала тапканда кайбер әниләргә бу бик мөһим. Икенчесе дәваханәдәге барлык УЗИ кабинетларын бергә җыю. Андагы аппаратлар ярдәмендә сабыйларын көткән хатын-кызлар тикшеренә ала.

Бала тудыру бүлегенең төзелеш проекты уңайлы итеп, алдан уйланылып эшләнгән. Биредә сабыйлар гына күп тусын, яңа матур бүлмәләрдә яңа җан аваз биргән тавышлар еш ишетелсен, диясе килә.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев