Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада капиталь ремонттан соң тоннель тибындагы юл үткәргечен ачтылар (фото)

Районда Буа-Яльчек автомобиль юлында шәһәрнең көнбатыш ягына илтүче юл быелның июль аенда ремонтка ябылды һәм төзекләндерү эшләре биш айга сузылды. Бу вакыт эчендә автомобильчеләр ике юнәлештә - Гагарин урамы буйлап һәм Татар Буасы авылы аша узучы әйләнеч юлдан узып йөрде.

 

Эшне “Инвестстрой проект” оешмасы башкарган. “Главтатдортранс”  учреждениесенең күпер корылмаларының сыйфатын контрольләү һәм эшне кабул итү буенча баш белгече Леонид Николаев белдерүенчә, ремонт вакытында тоннельнең  терәү диварлары тимер корылмалар белән ныгытылган, аның өске өлешенә 19 балка урнаштырылган һәм тулысынча  буяу белән буялган.   Шул ук вакытта яңгыр, язгы кар сулары агып төшмәслек итеп реконструкцияләнгән. Җәяүлеләр өчен юл кырыендагы тротуар беркүпме киңәйтелгән һәм ул куркынычсызлык корылмалары белән тотып алынган. Асфальт өслеге дә яңадан җәелгән. Юл үткәргеч озынлыгы 332 метр тәшкил итә.

 

Юл үткәргечне тантаналы шартларда ачуда район җитәкчелеге һәм ремонт эшләрен алып баручы оешма вәкилләре, буалылар катнашты. Бигрәк тә шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүчеләр өчен бу икеләтә сөенечле иде. Чөнки алар биш ай буена шәһәргә шактый ара узып әйләнеч юлдан йөрде.

 

- Тоннель ике программа буенча - тормыш инфраструктурасы милли программасы кысаларында һәм юлларны һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү региональ программа буенча ясалды. Реконструкция эшләре берничә этапта, ике ел дәвам итәргә тиеш булса да, аны тизләтү мөмкинлеге турында килешенде. Бу юлдан Чуашстан Республикасы,  Ульяновск өлкәләреннән килгән автомобильчеләр дә файдалана.  Шәһәрлеләр дә ремонт эшләре барганда уңайсызлыклар тойды. Юл ачылды, куркынычсыз хәрәкәт тәэмин ителә. Хәвеф-хәтәрсез файдаланырга булсын, - диде район башлыгы Ранис Камәртдинов.

 

Аннан юлны ачу тантанасыннан соң, ремонтланган тоннельдан беренче булып район оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр автомобильләре сигнал биреп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев