Буада кар басымы астында кибет түбәсе ишелгән. Хатын-кыз зыян күргән
2 март көнне 16 сәгатьләр тирәсендә Буа шәһәренең Совет урамында урнашкан азык-төлек сәүдә үзәге бинасының тимер конструкциясенең түбә өлеше ишелүе мәгълүм була.
Буа районы буенча экстрен хезмәтчелекләр кичекмәстән әлеге урынга чыгалар. 111 номерлы янгын сагы-коткару часте коткаручылары барып җиткәндә кибет эчендә кешеләр була. Тимер конструкцияләр кибет эченә, прилавкалар өстенә үк диярлек ишелеп төшсә дә, әлеге моментта каза күрүче кешеләр булмаган, дип хәбәр иттеләр.
Район дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтчелеге әлеге адрес буенча урынга чыккан. Әмма урында ярдәм кирәк кеше булмаган. Әмма дәваханәгә ире озатуында 1985 елгы хатын-кызның килүе билгеле. Аның башы бәрелүе һәм кул бармагына зыян килүе ачыклана. Табиблар караганнан соң, аның баш миенә зыян килүе фаразлана, ул амбулатор дәвалауга җибәрелә.
Түбәләрдәге карның куркыныч нәтиҗәләре турында муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов, районның административ комиссиясе җыелышларда, очрашуларда даими искәртә. Кар басу куркынычы әлегә кала бирә. Шуңа күрә биналарның торышы өчен җаваплы затлар куркынычсызлыкны тәэмин итү турында тагын бер кат уйларга тиешләр.
Фотолар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 111 номерлы янгын сагы-коткару часте тарафыннан тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев