Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада карлы якшәмбе кайтавазы: аварияләрдә каза күрүчеләр дә бар

Узган якшәмбедә, 28 октябрь көнне, районда беренче кар яуды. Буалылар бер-берсен котлап беренче кар турындагы фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Аны кайберләре “калайчы көне” дип тә атадылар. 

Тик беренче кар шатлык кына түгел, күңелсезлекләр дә алып килде. Бу көнне 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике ДТП – трассада, берсе – шәһәрдә булды. Анда каза күрүчеләр дә бар – Казан-Ульяновск трассасында, Зур Фролово авылы янында “Шкода Фабия” белән “Газель” автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасының пассажиры - 1960 елгы Казанда яшәүче хатын-кыз имгәнә.

Әйтергә кирәк, әлеге өч авариядә катнашучы автомобильләрнең барысында да җәйге резина алыштырылмаган була. Шуңа инспекторлар һөртүчеләргә кичекмәстән кышкы көпчәккә күчәргә киңәш итәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев