Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кемнең кар фигурасы һәм территориясе иң матуры? (+фото)

Административ биналарны, аларның территорияләрен Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләрне һәм иң оригиналь чыршыларны ачыклаучы смотр-конкурска йомгак ясалды. Үзәк паркта М. Вахитов исемендәге гимназиянең, Яшьләр паркында 1 номерлы сәнгать мәктәбе коллективы ясаган Әтәчләр иң матур дип табылдылар. Үзәк паркта икенче урында мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Бүресе, өченчедә - мәгариф идарәсенең...

Административ биналарны, аларның территорияләрен Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләрне һәм иң оригиналь чыршыларны ачыклаучы смотр-конкурска йомгак ясалды.
Үзәк паркта М. Вахитов исемендәге гимназиянең, Яшьләр паркында 1 номерлы сәнгать мәктәбе коллективы ясаган Әтәчләр иң матур дип табылдылар. Үзәк паркта икенче урында мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Бүресе, өченчедә - мәгариф идарәсенең Итекле Мәчесе. Яшьләр паркында "Россельхозбанк"ның Гена атлы Крокодилы - икенче, үзәк китапханәнең Кызыл Калфагы өченче урыннарда.
Шикәр заводы паркында заводның Клоун-тавы беренче, медицина училищесының Аты - икенче, 1 номерлы мәктәпнең Маймылы өченче урыннарда. Вокзал алды территориясендә "Дорсервис"ның миче беренче, 5 номерлы гимназиянең Кыш Бабае - икенче, Буа газының Убырлы Карчыгы өченче урыннарда.
Административ бинаны һәм аның территориясен иң матур бизәүче - Буа электр челтәрләре. Икенче урында - веттехникум, өченчедә - элеватор. Мәктәпләр арасында - беренчедә - 1 номерлы мәктәп, икенчедә - 2 номерлы лицей, өченчедә - 5 номерлы гимназия. Иң матур чыршы - үзәк паркта. Икенче урында Яшьләр паркындагысы. Аларны МППЖКХ хезмәткәрләре куйган. Өченче урында - шикәр заводыныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев