Буада кибеттән ноутбок урлауны видеокамера төшереп торган
1987 елгы ир-ат шәһәрнең "ДОМО" сәүдә үзәгенә керә дә кеше күрмәгәндә генә ноутбок кыстырып чыга. Әлеге электрон товарның бәясе 29 мең сумга якын була. Аның бу "кара" эшен кибет залына куелган видеокамера "күзәтеп" яздырып барган. Әлеге ир-ат элек җинаять кылган булган. Күптән түгел аңа карата суд булды. Ул 8 айны...
1987 елгы ир-ат шәһәрнең "ДОМО" сәүдә үзәгенә керә дә кеше күрмәгәндә генә ноутбок кыстырып чыга. Әлеге электрон товарның бәясе 29 мең сумга якын була. Аның бу "кара" эшен кибет залына куелган видеокамера "күзәтеп" яздырып барган. Әлеге ир-ат элек җинаять кылган булган.
Күптән түгел аңа карата суд булды. Ул 8 айны катгый режимдагы колониядә үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев