Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кичә беренче кара каргалар күренде, аларны разведчиклар дип атыйлар

Республика матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, моңа кадәр кара каргаларны Түбән Кама, Лаеш, Спас һәм Чистай районнарында яшәүчеләр күргән.

Кичә аларны Буада яшәүче язылучыбыз видеога төшергән. Республика Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче кара каргалар, аларны разведчиклар дип атыйлар, үзләренең туганнарының төп массасыннан алданрак очып кайтып, урыннарны үзләштерәләр.

Экологлар билгеләп үткәнчә, кара каргалар кышларга Кавказ һәм Урта Азия аша китәләр. Элегрәк алар кышны Төрекмәнстанда үткәрергә яратса, хәзер, соңгы мәгълүматлар буенча, аларның юлы Төркия аша уза, хәтта Төньяк Африкага һәм Сахарага да барып җитә.

Кошларның массакүләм әйләнеп кайтуы апрель аенда, һава торышы уңай булган очракта, көтелә.

Борынгыдан ук кара каргаларны язның төп хәбәрчеләре дип санаганнар. Бу күчмә кошлар Россиянең урта полосасына көньяктан беренче булып кайталар, гадәттә март уртасында яки икенче яртысында. Халык календаре буенча, кара каргалар 4 мартта (яңа стиль буенча 17 март) Герасим Грачевник көнендә кайталар.

 

Кара каргалар белән бәйле сынамышлар:

 

Кара каргаларның кайтуын һәм тәртибен күзәтеп, кешеләр борынгыдан ук һава торышын алдан әйткәннәр. Менә  аларның кайберләре:

 

«Әгәр кара каргалар ояларына утырса, өч атнадан соң чәчүгә чыгарга мөмкин».

«Әгәр кара каргалар турыдан-туры иске ояларга очса —  яз дәррәү булачак: су агымы берьюлы агып төшәчәк».

«Кара карга килде — бер айдан кар китәчәк».

«Кара каргалар уйныйлар икән — яхшы һава торышына; кычкырып очалар, ояларына утыралар һәм тагын очалар икән — һава торышы үзгәрәчәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев