Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган

Балигъ булмаган балалар суда олылардан башка коенганлыгы ачыкланды.

Шул ук вакытта кайбер ата-аналар балаларының кайда булуын да белмәгәннәр. Бу хакта Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең «ВКонтакте» аккаунтында яза.

- Исегезгә төшерәм: рәсми рәвештә су коену сезоны әле ачылмаган. Сулыкларда хәзер коткаручыларның оешкан дежурлыгы юк, димәк, теләсә нинди уеннар һәм су янында коену җитди куркынычка китерергә мөмкин. Бүген телдән кисәтүләр белән генә чикләндек. Әмма рейдлар дәвам итәчәк, һәм кабат очракларда ата-аналарга карата административ беркетмәләр төзеләчәк һәм штрафлар билгеләнәчәк. Хөрмәтле ата-аналар, зинһар, балаларыгызны контрольдә тотыгыз һәм аларны үзегез генә суга җибәрмәгез. Аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклагыз, - дип язган Ранис Рәфисович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев