Буада комбайннар парадлары уза
Аның чираттагысы “Авангард” агрофирмасында үтте.
Генераль директор Николай Курчаткин әйтүенчә, агрофирма буенча уракта 31 комбайн катнашачак. Алар алдында 18 мең гектарда ашлык суктырып алу бурычы тора. Бу бер комбайнга 600 гектарга якын мәйдан туры киләчәк, дигән сүз. Агрофирмада барлык техника бүгеннән әзерлек сызыгында. Алар механизаторлар белән комплектлаштырылган. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр җитә. Уракка инде алдагы атна-ун көн эчендә төшәргә планлаштыралар.
“Кыр кораблары”ның уракка әзерлеген тикшерүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә катнаша. Алар буалылар эшенә югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев