Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада коткаручылар ярышты (фоторепортаж)

Шәһәр үзәгендә "2016 елда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә авария-коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең иң яхшы командасы" исеменә узган бәйгегә республиканың иң көчле ун командасы җыелды. Буаның 111 номерлы янгын часте данын анда Рифкать Әхмәдуллиннан, Илдус Баһаветдиновтан, Алмаз Солтановтан, Иршат Сафиннан торган команда...

Шәһәр үзәгендә "2016 елда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә авария-коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең иң яхшы командасы" исеменә узган бәйгегә республиканың иң көчле ун командасы җыелды. Буаның 111 номерлы янгын часте данын анда Рифкать Әхмәдуллиннан, Илдус Баһаветдиновтан, Алмаз Солтановтан, Иршат Сафиннан торган команда яклады.

Бәйгедә катнашучыларга башта юл-транспорт һәлакәтен бетерү урынын дүрт конус белән бүлеп алырга, автомобиль хәрәкәтен чикләү өчен көпчәкләре астына тормоз "башмаклары", селкенүен булдырмау максатында бусагалары астына "пирамидалар" куярга, автомобильнең эчке борт электр челтәрен токтан аерырга кирәк иде. Аннары бер кеше арткы тәрәзәне ватып автомобиль эченә кереп, каза күрүчеләрне пыяла ватыкларыннан саклау өчен япмалар белән каплады. Шуннан соң саклагыч "таҗлар" урнаштырып, автомобильнең алгы тәрәзәсен, алгы ишекләр тәрәзәләрен ваттылар, бикләнеп калган ишекләрен ачтылар, түбәсен кисеп алдылар һәм каза күрүчеләргә беренче ярдәмне күрсәттеләр. Алгы пассажир утыргычында утыручы манекенга муен якасы, автомобиль йөртүче урындыгындагысының кулына шин куеп, автомобильдән алгач носилкаларга салдылар, пассажирның сынган аягына шин куеп, ашыгыч ярдәм күрсәтү автомобиленә илттеләр. Җиңү өчен әлеге күнегүне иң аз вакытта һәм дөрес эшләү кирәк иде. Хата җибәрелгәндә исә штраф вакыт кушылды - 1 балл өчен 5 секунд.

Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны, күчмә кубокны һәм Татарстан данын Идел буе региональ үзәк ярышларында яклау хокукын Әлмәт шәһәренең 27 номерлы янгын часте яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев