Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында алты рус фольклор ансамбле эшләп килә

Район мәдәният йорты каршындагы “Рябинушка” һәм Кыят авылының “Сударушка” коллективларының чыгышларын без дә карап кайттык.

Татарстан Рус милли берләшмәсенең Буа бүлекчәсе рәисе Алена Климко сүзләренә караганда, әлеге ансамбльләр җирле халык авыз иҗатын барлау өстендә актив эшлиләр.

– Җыр коллективларының төп максаты – әби-бабаларыбыз җырлаган көйләрне  кире кайтару һәм аны киләчәк буынга җиткерү. Моның өчен коллективның җитәкчеләре авылларга чыга, өлкәннәрдән яшьлек җырларын, такмакларны язып ала, көйләрен отып алып, үзгәртмичә сәхнәдә яңгырата. Нәтиҗәдә буыннан-буынга килгән җыр мирасы югалмый, - диде Алена Юрьевна.

Менә шундый изге миссия башкарган ансамбльләр белән якыннанрак танышып китик.

Лауреат исеменә бай “Рябинушка”

Райондагы рус халык җырларын башкаруда төп рольне алып барган әлеге ансамбль 2013 елда оеша. Аның җитәкчесе, вокал буенча белгеч Вера Евдокимова, аккомпаниаторы – Илдар Нуруллин. Коллективта – урта яшьләрдәге ун хатын-кыз. Аларның барысын да мәдәният хезмәткәрләре, дип әйтү дөрес түгел, араларында чәчтараш, тегүче, китапханәче кебек гади һөнәр ияләре дә бар.

– Ансамбль оешканда кастинглар үткәрмәдек. Гади халык җырларга үзе тартылды. Бүгенге көндә дә состав үзгәрми кала. Авыруларга да, тормыш мәшәкатьләренә карамастан репетицияләргә тоткарлыксыз киләләр. Кайсы, нинди борынгы җыр ишетә, миңа җиткерәләр. Шулай репетуар сайлана. Әлбәттә лирик һәм патриотик жанрдагыларны да кертәбез, - диде Вера Евдокимова.

Рус халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калучы “Колядки”, “Кышны озату”, “Троица” кебек милли бәйрәмнәрдә катнашалар. Андагы борынгы йолаларны җыр белән кушып, халыкка күрсәтәләр.

Мондый хезмәт бәяләнмичә калмый. Алар – А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы, “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор, “Звучи, Российская глубинка” рус халык иҗаты, “Троица көйләүләре” православие рухи җырлары, “Алма спасы” фестивальләре лауреатлары исемнәрен алдылар.

Сәхнә “селкеткән” такмак осталары

“Сударушка” – Кыят авылы халкының иҗатын барлаучы вокал коллективы. Ул 1975 елда оеша, җитәкчесе – Людмила Бекина. Коллективта 30 яшьтән узган 8 кеше катнаша. Бу ансамбль башка төрдәшләреннән аермалы буларак, рус халык такмакларын әйтү белән дан тота. Аларның күбесе җирле халыктан җыелган.

– Кыятлылар гомер-гомердән такмак әйтү осталары булган. Әбиләр бик күпләрен дәфтәргә язып саклаганнар, үзләреннән соң мирас итеп кызларына, киленнәренә тапшырып калдырганнар. Без мондый зур байлыкны авылдагылардан җыйдык һәм “Сударушка” ансамбле репетуарына керттек, - диде авыл клубы каршында эшләп килүче театр түгәрәге җитәкчесе Марина Храмова.

Халык такмакларының темалары да төрлечә, алар авылга, аның эшчән халкына – тракторчыларына, комбайнчыларына, сыер савучыларына багышланган. Шулай ук яшьләр адресына язылганнары да шактый. Андыйлары хәзерге вакытта да туйда өстәл артында, кәләш белән кияүгә җырлыйлар.

“Сударушка” ансамбле дә бик күп республика һәм район конкурслары җиңүчесе.

Туристлар каршы алалар, йолалар күрсәтәләр

Моннан тыш Зур Фролово авылындагы “Светелка” вокал һәм Яшевкадагы “Земляночка” фольклор коллективы да рус халкының милли колоритын бөтен барлыгы белән ачып бирүче ансамбльләр булып санала.

2014 елдан бирле эшләп килгән “Светелка” коллективы солистлары төрле җыр бәйгеләрендә катнашудан тыш, туган якны өйрәнү туристлык маршрутына килүчеләрне дә каршы алалар. Авылдагы республикада иң борынгы дини корылмаларның берсе булган Зур Фролово авылы чиркәвенә, Пантелеймон изге чишмәсенә экскурсияләр үткәрүдә дә катнашалар.

Яшевка авылындагы “Земляночка” фольклор төркеме 1995 елда оешкан. Алар башка район җыр коллективларыннан тыш бала чукындыру, “Семек”, туй йолаларын җиренә җиткереп үткәрәләр.

Шулай ук районда тагын “Кудерочки” балалар фольклор, “Раздолье” яшьләр ансамбльләре эшли.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев