Буада “Күршеләр көне” бәйрәме узды ( ВИДЕОрепортаж)
Кичә шәһәрнең Комсомол урамы, 32 "Д" номерлы йортта яшәүчеләр йортның файдалануга тапшырылганына 5 ел тулу уңаеннан ишегалдында бәйрәм оештырдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәлим Даутов котлады. Ул әлеге йортның үрнәк булуын, өй алдын ел дәвамында чиста тотуларын сөйләде. Күршеләр үзләре көчләре белән табын әзерләгәннәр иде, бала-чага төрле конкурсларда...
Кичә шәһәрнең Комсомол урамы, 32 "Д" номерлы йортта яшәүчеләр йортның файдалануга тапшырылганына 5 ел тулу уңаеннан ишегалдында бәйрәм оештырдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәлим Даутов котлады. Ул әлеге йортның үрнәк булуын, өй алдын ел дәвамында чиста тотуларын сөйләде.
Күршеләр үзләре көчләре белән табын әзерләгәннәр иде, бала-чага төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, урта һәм өлкән яшьтәгеләр биеп күңел ачтылар. Шулай ук Мәдәни үсеш үзәге артистлары да аларның күңелен күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев