Буада күпкатлы йортлар ремонтлана
Шәһәрдә өч йортта капиталь ремонт бара.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рифат Хәмидуллин белдерүенчә, төзекләндерү эшләре Б. Хмельницкий урамының 35, Некрасов урамының 29, Р.Люксембург урамының 136 номерлы йортларында бара. Алардның фасадлары, түбәләре, электр, җылылык системалары яңартыла. Кайберләрендә ремонт өлешсә тәмамланган.
Рифат Ринат улы сүзләренчә, быелга күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 40 миллион сумнан күбрәк акча каралган. Алар республика, район бюджетыннан, квартира хуҗаларының үзләре хисабыннан тотыла.
Барлык ремонт эшләре 15 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев