Буада күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен беседкалар куелды
Шәһәрнең Арефьев урамындагы 10, 18, 19 номерлы күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен күршеләр аралашуы урыны ул хәзер.
Аларны күптән түгел генә “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе откан грант акчасына куйдырганнар. Үзидарә җитәкчесе Мәсгудә Гыйматдинова белдерүенчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы уздырган конкурсында җиңгән өчен 477 мең сум акча бирелгән. ТОС составындагы 14 йортның квартира хуҗалары, йорт буенча өлкәннәр белән бергәләп киңәшләшкәннән соң, шул суммага беседкалар куйдырырга карар кылганнар.
– Йортта өлкәннәр күп, алар урамга чыгып, үзара аралашырга яраталар. Кайсысы өйдәге эшләрен бетереп чыга, икенчеләре бакчадан килә. Очрашалар да, хәл-әхвәлләрне сорашалар, дөнья яңалыкларын, көнлек хәбәрләрне сөйләшәләр. Шуңа аларга җыелышып утырырга уңайлы бер урын булсын, дидек, - диде Мәсгуда Шәрәфулла кызы.
Беседкалар җыелмасын Нефтекамск шәһәреннән кайтаралар. Аларны җыюда, урнаштыруда Идарәче компания, “Көнбатыш” торак-милекчеләр ширкәте директоры Марат Зәйнуллин җитәкчелегендәге бригада эшчеләре булыша. Шулай ук күпкатлы йортта яшәүче ир-атлар да катнаша. Арефьев 19 номерлы йорт беседкасының идәнен бетон белән ясыйлар, аңа килә торган ике яклап юлны тактадан тезәләр. Иганәчеләр акчасына, беседканың ике ягын җил өрмәсен өчен, профнастил белән ябалар. Ә 18 номерлы йортның идәнен агачтан гына ясыйлар, 10 номерлыныкының планлаштыралар гына әле.
Яңа беседкаларны өлкәннәр үз итәргә өлгергәннәр, әле күптән түгел генә күршеләр бергә җыелып, “Карбыз көне”н билгеләп үткәннәр. Кемдә нинди сый бар, уртак өстәлгә алып чыгып, кунак булганнар.
Беседкалардан калган акчага Ефремов урамындагы 133 номерлы йорт алдына яңа эскәмия, Арефьев урамының 19 номерлы йорты янына аяк киеме кыргычлары куйдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев