Буада кыз бала канализация чокырында батып үлде
Бу хәл кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә Ырыңгы авылында була.
5 яшьлек кыз бала йорт алдындагы бакча янында уйнаганда канализация чокыры авызын томалаган 2 сантиметр калынлыклагы дсп капкач өстенә баса һәм төшеп китә. Яшәү билгеләре булмаган сабыйны әтисе табып ала. Тиз арада бәла булган урынга килеп җиткән район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары реанимация ярдәме күрсәтәләр, әмма бала үлгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев