Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада легаль булмаган аракыга каршы көрәш ункөнлеге бара

Ул Татарстанда кичә старт алды һәм 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, бу чорда сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү көчәйтеләчәк. Хезмәткәрләр бигрәк тә кафеларда, рестораннарда узучы банкетларга игътибар бирәчәкләр - аларның моңа хокуклары бар....

Ул Татарстанда кичә старт алды һәм 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, бу чорда сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү көчәйтеләчәк. Хезмәткәрләр бигрәк тә кафеларда, рестораннарда узучы банкетларга игътибар бирәчәкләр - аларның моңа хокуклары бар. Өстәлләрдә контрафакт алкоголь табылганда, административ тикшерүдән соң гаеплеләргә штраф салыначак, ә продукция конфискацияләнәчәк. Гражданнарга ул 4 мең сум тәшкил итә. Легаль булмаган алкоголь сәламәтлек өчен куркыныч янаганда, җинаять җаваплылыгы көтә.

Фото: plus7-db.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев