Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада өлкәннәргә санлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк

Бүген алар моңа үзләре өйрәнү өчен район Советының утырышлар залына семинарга җыелдылар.

Район авыл җирлекләрендә өлкәннәргә ярдәмгә барлыгы 60 волонтер – укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр һәм башкалар ярдәмгә киләчәк. Бүген укуга аларның яртысы килде. “Татарстан Республикасы радиотелевизион  тапшыру үзәге”нең Тәтеш филиалы цехы начальнигы Венер Мостаев, белгечләре санлы телевидениене, аны кабул итү өчен булган өстәмә җайланмаларны тоташтыру һәм көйләү тәртибен күрсәттеләр,   махсус буклетлар өләштеләр. Соңыннан аларга волонтер таныклыклары тапшырдылар.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, районда санлы телевидениене иң ерак авылларда да карый алачаклар. Белгәнебезчә, аналог телевидениене  Татарстанда өзү 3 июньдә башланачак.  Санлы сыйфатта 20 мәҗбүри федераль телеканалны карап булачак. Аналогта “ТНВ” каналы калачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев