Буада мәдәният хезмәткәрләре СВОдагы егетләр өчен мең данәдән күбрәк коры ашлар әзерләде
Буада мәдәният хезмәткәрләре СВОдагы егетләр өчен мең данәдән күбрәк коры ашлар әзерләде
Район мәдәният бүлеге җитәкчелеге моннан берничә ел элек СВОдагы егетләргә коры ашлар ясау өчен ит, яшелчәләр киптерергә электр киптергечләре сатып алдылар. Берничә елдан бирле алгы сызыкка гуманитар ярдәм илткәндә район мәдәният йортлары, китапханәләр системасында хезмәт куйган хатын-кызлар меңәрләгән пакет ашлар тутырып озаталар. Шушы көннәрдә аларның эшләре тагын тыгыз. Март башында Буадан СВОга ярдәм итәргә китәчәкләр һәм шул вакытка мөмкин кадәр күбрәк запас ясап өлгертергә кирәк. Бүген 1500 порция токмачлы коры ашлар инде әзер. Шулай ук хатын-кызлар җылы носкилар да бәйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев