Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мәгариф һөнәр берлекләре марафоны узды: анда күмәк килешүнең көче күрсәтелде

Буа төбәгенең территориаль һөнәр берлекләре арасында үткәрелгән марафонның муниципаль этабында Идел аръягы районнарыннан 69 мәгариф учреждениесе һәм алардан 870 һөнәр берлеге әгъзасы катнашты.

Марафонга килгән командалар “Сез күмәк килешү турында нәрсә беләсез?” дигән квизда катнаштылар. Анда алар килешүне формалаштыруның законлы нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Бу бәйгедә Апас урта мәктәбе командасы җиңде. Апаслылар хезмәт хокукларын тирән белүләрен һәм социаль партнерлык мөнәсәбәтләре төзи алуларын расладылар. Алар грамоталы төзелгән күмәк килешүнең һәм бердәмлекнең һөнәр берлекләренең төп көче булуын аңлаттылар. Сүз уңаеннан, Буа районы исеменнән лицей-интернат командасы чыгыш ясады.

Мафафонда катнашкан Гомумроссия мәгариф һөнәр берлекләренең Татарстан оешмасы рәисе Ирина Проценко, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге чараның кыйммәтле тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Буа территориаль һөнәр берлеге рәисе Илһами Сабирҗанова исә марафон үткәрү рәхмәтендә яңа эчтәлекле өч яклы килешү төзү мөмкинлеге барлыкка килүне дә ассызыклады.

- Бүген күмәк килешү һәр мәгариф учреждениесендә социаль гаделлек буенча төп дәреслек ул, диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев