Буада мәктәп укучылары КВН уйнады. Чират - оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләр арасында
Буада мәктәп укучылары КВН уйнады. Чират - оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләр арасында
Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов кубогында мәктәп укучылары арасында "Мәктәп Лигасы" КВН уеныны узды. Узган сезонда Буаның яшь егет һәм кызлары жюрины һәм тамашачыны чын КВН күрсәтеп шаккатырганнар иде инде. Ә быелгы сезонга хәтта авыл мәктәбе укучылары да үз командаларын куйды һәм кайбер чыгышларда шәһәрлеләрнең борыннарына чиертте.
Уеннарда җиде команда - "Классмодром" командасын 1 номерлы мәктәп укучылары, "Девятый элемент" командасын - Зур Фролово урта мәктәбе укучылары, "Не похожи..." командасын М. Вахитов исемендәге гимназия, "Вишенка на торте" командасын 1 номерлы мәктәп укучылары, "Люди в красном" командасын Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары, "Мясорубка юмора" командасын 5 номерлы гимназия, "Пора по партам" командасын лицей-интернат укучылары тәкъдим иттеләр. КВН уеннарын Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
-Сез бүген сәхнәдә чын юмор, осталык, акыл белән көлү кебек сыйфатларны туплаган КВН күрсәттегез. Һәр команданың чыгышында акыллы фикер ята. Сез молодецы! Иң мөһиме, һәр мәктәп бер гаилә булып уйный. Сез бер-берегезнең җилкәсен тоясыз. Алга табан да шушы уен сезне берләштерсен. Башка мәктәп укучыларын да катнашырга чакырабыз, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев