Буада Мактау тактасы яңарды (фоторепортаж)
Район муципаль башлыгы Ранис Камәртдинов буалыларны котлады.
Югары һөнәри осталык, фидакарь хезмәт, хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешү, Буа районының социаль-икътисади үсешенә һәм туган ягыбызның чәчәк атуына зур өлеш кертүләре өчен Буа муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Алиуллин Ринат Рифгать улы — «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең Буа филиалының баш инженеры;
Баһаветдинов Мәннур Миңнәви улы — «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Буагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенең 1 нче класслы автомобиле йөртүчесе;
Вәлиуллина Альбина Петровна — Татарстан Республикасы Буа районының «Батыр» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең тренеры (самбо буенча);
Гаврилов Юрий Семенович — Татарстан Республикасы Буа районының «Заря» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең инженеры;
Газизова Гөлия Нияз кызы — «Буа машиналар төзү заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тишәрләүчесе;
Гайнуллин Наил Васил улы — Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең административ законнарны үтәү буенча өлкән инспекторы;
Нуретдинова Сиринә Ильяс кызы — Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы;
Сабирҗанова Илһамия Рифкать кызы — Бөтенроссия Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Буа территориаль оешмасы рәисе;
Садриева Альфия Шәйхулла кызы — Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Буа интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең физиотерапия һәм массаж буенча медицина сеңлесе;
Сайкина Людмила Леонидовна — «Буа элеваторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 4 нче разрядлы ташучысы;
Трусенев Александр Юрьевич — «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең исәпләү приборлары буенча энергетик инженеры;
Фомин Евгений Петрович — «Челтәр компаниясе — Идел буе челтәрләре» акционерлык җәмгыятенең «Приволжские сети» филиалының Буа районы электр челтәрләре мастеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев