Буада “Масленица” бәйрәмен беренче булып “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе башлап җибәрде (фото)
Буада “Масленица” бәйрәмен беренче булып “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе башлап җибәрде
Аның җитәкчесе Мәсхүдә Гиматдинова эшне көчле карлар вакытында ук башлаган. Техника ярдәмендә бәйрәм узасы участокны кардан чистарттырган. Беседкаларны тәртипкә китергән. “Масленица” шәһәрнең Ефремов урамындагы 133 Г йорты ишнгалдында булачагы турында алдан хәбәр иткән. Әлеге чара “Татарстанда кыш” республика программасы кысаларында оештырылган. Бәйрәмдә балалар да, олылар да төрле уеннарда катнашкан, борынгы заманнарда әби-бабайларның әлеге бәйрәмне ничек оештырылуын искә алганнар.
-Мәсхүдә Шәрәфулловна “Масленица”ның безнең йорт ишегалдында оештырылачагын Яңа ел бәйрәменнән соң ук әйтеп куйды. Кыш көне көннәр кыска, күршеләрне күреп тә булмый. Көннәр озая башлады инде. Менә бүген бәйрәмдә кыш буе күрмәгән күршеләрне дә күрдек. Мондый чаралар кешеләр арасын якынайта. Рәхмәт оештыручыларга, - ди шушы йортта яшәүче ?
Уйнап куллар өшегәч, барысы да беседкада әзерләнгән самавырдагы тәмле чәй, коймак белән сыйланды. Бәйрәмгә килгән хуҗабикәләр бер-берсе белән коймакларының рецептлары белән дә бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев