Буада махсус хәрби операциядә катнашучылар өйләренә ремонт ясала, уңайлыклар булдырыла (фото)
Район хакимиятендә һәр атна саен бу гаиләләрнең хәле турында сөйләшү уза
Район башлыгы Ранис Камәртдинов бүгенге көндә 45 төрле мөрәҗәгатьнең уңай хәл ителүе
турында үзенең телеграм каналында язган. 12 гаиләгә утын китерелгән, 6 өйгә ремонт
ясалган, күчемсез милек документларын рәсмиләштерүдә ярдәм иткәннәр, 16 гаиләнең
түләүләр буенча проблемаларын чишәргә булышканнар, берничә йортка су кертүдә
булышканнар. Беренче вакытта хәрби түләүләр килеп ирешкәнче, акчалата, балаларга
кием-салымнар белән ярдәм сораучылар да булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев